Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды

10 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе лагеренә йөрүче балалар Лениногорскиның Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды. Эчке эшләр бүлеге ветераны Габдрәшид Ногманов балаларны милиция һәм музей экспонатларының тарихы белән таныштырды, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр, аларга багышлап куелган мемориаль комплекс турында сөйләде. Дежур частенең эшләве, видеокүзәтү, мәгълүмат базасы белән балаларны оператив...

10 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе лагеренә йөрүче балалар Лениногорскиның Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды.


Эчке эшләр бүлеге ветераны Габдрәшид Ногманов балаларны милиция һәм музей экспонатларының тарихы белән таныштырды, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр, аларга багышлап куелган мемориаль комплекс турында сөйләде.
Дежур частенең эшләве, видеокүзәтү, мәгълүмат базасы белән балаларны оператив дежур Илнур Камалов сөйләде һәм таныштырды. Шулай ук алар экспертлар кабинетында да булды.
Соңыннан балаларны утырыш залына чакырдылар, мошенниклар, юлда үзеңне ничек тотарга, велосипед, скутер, машинада йөрү кагыйдәләре турында сөйләшү үткәрделәр.
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТОСС