Балалар лагерында 12 яшьлек малай җәрәхәт алу факты буенча тикшерү үткәрелә
Башкортстанда Тикшерү комитеты 22 июльдә “Фестивальный” балалар сәламәтләндерү лагерында булган хәл белән кызыксынган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Биредә тикшерүгә кадәрге сораштыру үткәрелә.
“Балалар бүлмәсендә малайлар яшьтәшенә кимсетүле сүзләр әйтә башлаган. Ул сүзләргә түзә алмыйча, үзен кимсетүчегә йодрыклары белән суккалаган. Аннан ике катлы карават култыксаларына тотынып, бер малайны аяклары белән этеп җибәргән. Малай башы белән диварга килеп бәрелгән һәм ябык баш җәрәхәте алган, шулай ук җиңелчә баш мие селкенгән”, - дип ачыклаганнар тикшерүчеләр.
Зыян күргән малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аннан өенә әти-әнисе янына җибәргәннәр, дип яза Татар-информ. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белгечләре тикшерүдән соң эш кузгату турында карар кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев