«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән
Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән.
«Программа Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен квоталар билгеләү юлы белән перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде Песошин.
Песошин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә – СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев