Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Белгечләр җәен Россиядә табигый бәла-казалар булыр дип фаразлый

Галимнәр урманда ташлап калдырылган пыяла кисәкләренең линза кебек булуы һәм янгын китереп чыгару ихтималы турында кисәтә.

Россиянең берничә төбәгендә май өчен аномаль эсселек җәй көне күпләп урман янгыннары чыгуга сәбәп булачак. Бу хакта Россия галимнәре сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Урманнар яз ахырында 30 градуслы эссегә тиз арада ияләшә алмый, диде Россия Фәннәр академиясе Пущинский биологик тикшеренүләр фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, табигый бәла-казалар буенча белгеч Алексей Карнаухов.

«Нарат, чыршы агачлары орлыктан үскәндә үк үз климат зонасына яраклашкан, ә глобаль җылыну климатны эссерәк, коры итә һәм шуңа күрә урман янгыннары стихияле бәла-казага әйләнде», — диде Карнаухов.

Климатолог һәм география фәннәре кандидаты Екатерина Пестрякова да шундый ук фикер белдерә. Аның сүзләренчә, һава торышында мондый тенденция сакланса, күпләп урман янгыннары булуы ихтимал.

Шулай ук ул кешеләр табигатьтә калдырган чүп-чарга да игътибар итте. «Хәтта шәһәрдә дә пыялаларны ташлыйлар, ә бу янгын чыгуга китерергә мөмкин. Пыяла урманда да һәм башка урында да линза кебек», — дип сөйләде ул.

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев