Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Безнең гаилә” конкурсында җиңгән Петровлар гаиләсен бүләкләдек (ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә Урдалы авылында яшәүче бик тырыш, уңган-булган, спорт сөюче гаиләне бүләкләдек. Алар - “Заман сулышы” сайтындагы конкурста җиңеп чыккан Петровлар гаиләсе.

Әлеге конкурста 12 гаилә катнашты, алар фотоларын һәм үзләре турында язма җибәрделәр - барысы да сокланып туймаслык иде. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән билгеләдек. Иң күп тавышны Петровлар, Якуповлар һәм  Низамовлар гаиләсе җыйды. Катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез, тагын катнашырсыз, дип ышанып калабыз. 

Җиңүче гаилә өч кешедән тора: Ярослав белән Гөлшат һәм аларның 5 яшьлек уллары Артур. Урдалы авылында яшиләр,  “Лениногорскнефть” идарәсендә эшлиләр. Гөлшат – оператор, Ярослав - техник җайланмалар ремонтлау буенча слесарь, уллары авылда балалар бакчасына йөри. Һәр көнне эштән соң авылга кайтып йөриләр. Вакытлыча әниләре белән яшиләр икән, шунда ук үз өйләрен төзеп яталар. Без авылны яратабыз, диләр. Югыйсә, Ярослав шәһәрдә туып үскән егет, менә бит нинди яшьләребез бар, дип сокланырга гына кала.
Әлеге гаиләнең конкурска җибәргән фотоларында  гел спорт белән шөгыльләнүләре күренә. Йә алар спорт залында, йә ниндидер мәйданчыкта, яисә урамда. 
-Чаңгыда йөрибез, йөгерәбез, спорт туризмы белән шөгыльләнәбез, -ди Гөлшат. 
Әлмәткә тау чаңгысы шуарга да барганнар. “Лениногорскнефть” идарәсендә үткәрелгән спорт ярышларында гел диярлек катнашалар, призлы урын алган чаклары да җитәрлек. Эштән соң спортзалда шөгыльләнәбез, аннары гына өйгә кайтабыз, ди Петровлар.  
Сокланмый мөмкин түгел бу гаиләгә: активлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, уллары да үзләре үрнәгендә тәрбияләнә. “Үскәч пожарник булырга телим”, ди шул Артур, янгын сүндерүчеләр һөнәре ошый икән. Барлык хыялларының тормышка ашуын, шатлык-куанычлар телибез аларга. 

Алсу Миңнебаева

фото: Зилә Мөдәррисова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев