Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең заманда болайрак иде

Әйе, әле кайчан гына без дә гөж килеп балалар үстереп, укытып йөргән идек бит. Һәр көн бер төрле: иртән эшкә, ә кич балалардан сорау алу кебек: ник тегеләй .түгел, ник болай түгел?

Без гаиләдә эшне менә болайрак алып бардык: аш бүлмәсендә кичен меню төзи идек: кемнең нәрә ашыйсы килә, шуны язып чыгабыз. Кемдер бәрәңге боламыгы, икенчебез макарон, кәбестә яисә  токмач ашы тели. Менә шулай һәрбер гаилә әгъзасының теләге искә алынып төзелгән кәгазъ кисәге “Меню” диеп язылып, аш бүлмәсенең ишегенә кнопка белән беркетелә иде.    
  Кем өйгә иртәрәк кайта, шул менюга күз сала. Әһә, бүген бәрәңге боламыгы, димәк, бәрәңгене әрчеп куя торсаң да була. Йә әтисе, йә улым  җиң сызганып бу эшкә керешә.
Мәктәптән  кайтып кергән уймак кебек кенә кечкенә кызым ашның шулпасын алтынсу төсендә пешереп, әзерләп тә куя. Мәктәптәге хезмәт дәресләрендә алган белемнәре дә файда гына булды. 
Әни кеше, мин исә, эш сәгатем соң беткәнлектән,  иң соңгысы булып  кайтам. Ә ашарга инде пешеп беткән. Барысы да катнашкан. Шундый тәмле була иде! Бала пешергән ашка фәрештә канатын тыгып ала икән, дияр иде әнием мәрхүмә. 
Кызык итеп кенә төзи башлаган меню балаларыбызны тәрбияләүдә бер ысул булды,  менә дигән итеп аш-су әзерләргә өйрәнде алар. Хәзер инде гаилә башлыгы булган улыбыз, бер дә аптырамый, ашлар пешереп шулай гаиләсен сыйлый.
Аннан эшкә киткәндә улыбыз белән кызыбызга өй эшләре исемлеген төзи идек: тузан сөртү, идән юу, чүп чиләген түгү һәм башкалар. Ә кичен әтисе белән кемнең нәрсә эшләгәнен, эшләнелмәгәнен  бергәләшеп тикшерә идек.
Ә пилмән, өчпочмак, бәлешләрне, күпчелек, ял көнендә бергәләп әзерлибез. Кемдер суган, икенчебез бәрәңге әрчи. Аеруча да әтиебез итне вак итеп оста турый. Ә камырны йомшак, авызда эри торган итеп ясау- әни һәм кыз эше. Күмәкләп шулай пешергән ризык тәмле һәм бәрәкәтле була. Балаларыбызга бу өйрәнү- гомерлек тормыш мәктәбе булды. 

Тәслимә Рафикова.

Фото:https://pixabay.com/ru/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев