Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмә бизнесмены йортына һөҗүм иткән өченче затны Тикшерү изоляторына озатканнар

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә бизнесмены йортына һөҗүм итүдә шикләнелә торган өченче затны Тикшерү изоляторына озатканнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 12 сентябрь иртәсендә битлекләр кигән һәм коралланган ике карак Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданин йортына басып кергән. Ирне, аның хатынын һәм аларда кунакта булган дустын бәйләгәннәр.
Деданин һәм аның дусты котыла алган. Ир-атлар арасында чыккан сугыш вакытында, эшмәкәр пычак алган һәм җинаятьчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган яралардан караклар вафат булган.

Тикшерү җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклаган – алар Самара өлкәсендә яшәүче Иван Нетроголов һәм Владислав Колоярцев. Моннан тыш, каракларның өчәү булуы да ачыкланган – аларның берсе качып котылган, ләкин бераз вакыттан соң кулга алынган. Ул элек хөкем ителмәгән Бөгелмәдә яшәүче 47 яшьлек ир-ат булган. Ул зыян күрүчеләр белән таныш булуын таныган, әмма һөҗүм итүдә катнашы булуын кире кага.

Әлеге факт буенча Евгений Деданинга карата “Саклануның тиешле чикләрен узып үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Деданиннар гаиләсенә һөҗүм итү буенча, “Талау” маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачкан.

Бүген Бөгелмә районы суды шикләнелгән затны ике айга сак астына алган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/14/171568/

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев