Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин үтергән караклар аны бер ай күзәтеп йөргән

Полиция хезмәткәрләре версиясе буенча, җинаятьчеләрне эшмәкәр өенә алып килгән кеше машинада утырып торган һәм исән калган.

Бөгелмәдә эшмәкәргә һөҗүм иткәнче, караклар аны бер ай дәвамында күзәткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Павел Серов сөйләде.

Самарадан килгән ике кеше Евгений Деданинга һөҗүм иткән. Алар хуҗаны, аның хатынын һәм дустын бәйләп куйганнар. Ләкин Евгений Деданин котылган һәм коралланган каракларны үтергән. Машинада утырып калган өченче җинаятьче качып котылган. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләре кулга алган.
“Алар очраклы гына килмәгән. Монда өченче кеше дә бар. Ул Бөгелмә кешесе, аны кулга алдылар. Нәкъ шуның күрсәтмәләре буенча айга якын эшләгәннәр. Күзәткәннәр, аңа һөҗүм итәргә уңай булган мизгелне сайлаганнар”, - дип сөйләде Павел Серов.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/05/172863/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев