Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген - Халыкара балаларны яклау көне. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов яшь лениногорскилыларны котлый

1 июнь - балалар өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникул башлана һәм бу көн балалар бәйрәме дә булып санала.


Балалар – безнең киләчәк. Без алар өчен эшлибез, яшибез, киләчәккә планнар төзибез. Әлеге бәйрәм олыларга бала язмышы өчен зур җаваплылык бар икәнен оныттырмый. Аларның физик һәм рухи яктан сәламәт булуын без – зурлар кайгыртырга тиеш.


Безнең шәһәр һәм районда талантлы балалар бик күп, алар музыка, спорт, рәсем сәнгатендә үзләрен күрсәтә, предмет олимпиадаларында җиңүләр яулый, конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алалар. Аларның талантын ачуда, балаларга рухи тәрбия бирүдә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәм.


Шулай да бала өчен иң мөһиме – ныклы, бердәм  гаилә. Гаиләдәге җылылыкны беркем дә, беркайда да алыштырып булмый. Балаларга үз гаиләләрендә кайгыртучанлык тоеп яшәргә язсын иде.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш кертүчеләргә, әти-әниләргә, укытучыларга, әби-бабайларга рәхмәт сүзләре белдерәм. Уллыкка яки кызлыкка алучы гаиләләр, физик мөмкинлеге чикле булган балаларны тәрбиялүче гаиләләр дә аерым хөрмәткә лаек.


Яшь лениногорскилыларга сәламәтлек, бәхетле балачак, күңелле ял, каникул телим.


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев