Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Хәния Фәрхи репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары -  "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев