«Бәхет хаты» соңарып килсә нишләргә?
– Әгәр дә ЮХИДИдан «Бәхет хаты» соңарып килсә, ул вакытта штраф түләү өчен бирелгән ташламалы срокны торгызып буламы? М.Айбулатов. Яшел Үзән
Сорауга прокурорның өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев җавап бирә:
– Әйе, юл йөрү кагыйдәсенең кайбер пунктларын бозган өчен билгеләнгән административ штрафны 20 көн эчендә 50 процент ташлама белән түләү мөмкинлеген торгызырга була.
Монда сүз штраф билгеләнү турында карарның заказлы хат белән адресатка соңарып 20 көн узганнан соң килүе турында бара. Закон буенча бу срокны җаваплылыкка тартылучы үтенече буенча торгызырга мөмкин.
чыганак:http://yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев