Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе утырышында узып баручы елга нәтиҗә ясадылар

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсенең утырышы узды.

Аның эшендә Казаннан кунак – Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм бүлекчә әгъзалары катнашты.

Хәтерләсәгез, 2023 ел ахырында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе итеп, Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова билгеләнде. Тиздән әлеге вазифада эшли башлавына бер ел була һәм бүлекчә эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясарга мөмкин.  Шулай ук утырышта ул киләсе елга бурычлар билгеләде.

«Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск районы бүлекчәсенең төп максатлары: туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау, үстерү, төрле милләтләр арасында дуслык, теләктәшлекне тәэмин итү, җирлектәге барлык милләтләргә тигез караш булдыру, - ди Ләйсән Таһир кызы. –  Быелгы 2024 елда алдыбызга куелган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп җитди эшчәнлегек белән алып бардык. Ел давамында безнең бик күп чаралар “Ак калфак” оешмасы, “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән берлектә уздырыла», - дип билгеләп үтте ул.

«Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бу ел Шәхесләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан төрле чаралар: шагыйрь, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровның юбилей кичәсе, 11нче гимназиядә Т.Шәмсуаровның иҗатына багышлап шәһәр күләмендә шигырь бәйгесе, шагыйрә Людмила Аланлы,  чәчмә әсәрләр остасы, Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлфия Исхакова белән очрашу, Керкәле авылы мәктәбендә Җәмит һәм Галия Рәхимовалар исемен йөрткән мәктәптә язучы Җәмит Рәхимов исемендәге конференция – болар шәхесләребезне хөрмәтләү», - ди ул.

Ләйсән Шәмсуарова чыгышында  киләсе елдагы эшчәнлекләре иң беренче чиратта туган телебез, милли гореф-гадәтләрне саклау, миллилек юнәлешендә дәвам итәчәген белдерде. “Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан туган җиргә, Ватанга тугрылык белән сугарылган чаралар уздыру күздә тотыла. Шулай ук халкыбызның рухи дөньясын баетуга юнәлдерелгән “Мөнәҗәтләр” бәйгесе, “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрен уздыру төп бурычларыбызның берсе булып тора”, - диде Ләйсән Таһир кызы.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов  бүлекчә эшен алып баруда нәтиҗәле алымнар турында сөйләде, кайбер районнар эшчәнлеге тәҗрибәсе белән бүлеште. “Сездән дә кызыклы фикерләр, инициативалар чыгарга тиеш. Сез нефтьле төбәк, татар атлы төбәк. Хәзер районнардагы бүлекчәләр районның брендын алып, шуны үстерү буенча эшлиләр. Сезнен дә бренд булырлык – татар атлары бар”, - диде Ирек Илдусович.

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 18 октябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев