Эшләр "Безнең ишегалды" президент программасы буенча башкарылачак.
Лениногорск районында төзекләндерелә торган ишегалларының адресларын dvor.tatar сайтында "Документлар" бүлегендә карый аласыз. Әгәр сорауларыгыз булса, тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-5-2020 номеры буенча шалтыратыгыз яки Instagram-аккаунтка @dvor.tatar языгыз.
Эшләр башланырга 2 айдан да кимрәк вакыт калды, хәзерге вакытта проектлаучылар төзекләндерү схемаларын эшлиләр, аннары микрорайон халкына тәкъдим ителәчәк, фикерләрне исәпкә алып, эшләп бетерү планлаштырыла. Ишегалдында булачак фикер алышулар алдыннан яшәүчеләрне кисәтәчәкләр - подъездларда белдерүләр булачак.
Төзекләндерүнең схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район хакимияте тәкъдим итәчәк.
- Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк. 2022 елда әлеге программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.
https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2061688.htm

Нет комментариев