Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының «Гадел Россия» фракциясе башлыгы Сергей Миронов дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен база окладының гарантияләнгән минимумын закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итә.

Ул хезмәт хакының 70 процентыннан да ким булмаска тиеш. «Российская газета» шул турыда яза.

«Тәкъдим беренче карашка бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелгән. Әйтик, хезмәткә түләү фондының бер өлеше стимуллаштыру өлешеннән окладка күчерелсә, стимулларны арттыру өчен тагын өстәмә акча кирәк булачак», – дип аңлаткан «Российская газета»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.

«Хәзер бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы структурасында оклад һәм стимуллаштыручы түләүләр төрлечә. Кайдадыр 50гә 50, кайдадыр 60ка 40, ә кайдадыр 90га 10.

Сафонов сүзләренә караганда, бу эш үзенчәлеге яки билгеле бер шартлар белән бәйле. Әгәр без дөньядагы тәҗрибәгә карасак, хәзер бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен хезмәт хакларын түләгәндә төп игътибарны оклад өлешенә билгеләү трендка әверелде. Ә бу исә әлеге тармакларның коммерция секторы алдында көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итә. Тотрыклы һәм фаразланган хезмәт хакы, тотрыклы эш белән тәэмин итү яшьләрне җәлеп итүдә саллы аргумент. Ә сыйфат контроле укыту һәм эшне төгәл планлаштыру хисабына башкарыла», – ди Сафонов.

Аның фикеренчә, бар кешене дә тигезләргә кирәкми, ә төрле категория хезмәткәрләр өчен хезмәт хакының тармак модельләре линейкасын кабул итәргә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев