Чабаксарга ракета һөҗүме ясалды, дип Чувашия башлыгы хәбәр итә
Чабаксар ракета һөҗүменә дучар булды.
Бу хакта төбәк башлыгы Олег Николаев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Иртә таңнан Чабаксар ракета һөҗүменә дучар булды. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр саны, шулай ук зыян килгән объектлар саны ачыклана», – дип язган ул.
Хәзерге вакытта урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли, халыкның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрелә.
https://tatar-inform.tatar/news/cuvasiya-baslygy-cabaksarga-raketa-houme-yasaldy-5924852
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев