Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыгарылыш укучылары игътибарына: быел БДИ тапшыру вакытын үзгәрттеләр

Россиядә бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) уздыру тәртибенә мөһим үзгәреш кертелде.

Хәзер ул 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Әлеге яңалыкны мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 

Аның сүзләренчә, әлеге карар мәктәпләргә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерлекне күпкә төгәлрәк һәм тынычрак планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, чыгарылыш чараларын оештыру да җиңеләячәк.

Музаев билгеләп үткәнчә, бу үзгәреш Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылган һәм хәзер даими кагыйдәгә әвереләчәк:

    “Быел без бу таләпне беренче тапкыр үтәдек, һәм киләчәктә дә БДИ бары тик 1 июньнән соң гына башланачак”, — дип ассызыклады ул Федерация Советы утырышында.

 

 https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев