Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Дача амнистиясе” 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла

Дача амнистиясе” буенча гадиләштерелгән эш тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр үз көчендә булачак.

Федераль законга кертелгән үзгәрешләр турында бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Росреестр хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина сөйләде.

“Иң көтелгән үзгәреш – “дача амнистиясе”н кабат кертү. Бакча участокларында төзелгән объектларны кадастр хисабына кую, йортларга милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе кайтарыла. Мондый йортларга хокукны рәсмиләштерү өчен техник план, җиргә документ кирәк булачак. Җир участогына хокук булмаса, берьюлы җир биләмәсенә хокукны рәсмиләштерергә һәм йортны хисапка куеп була”, - диде Ада Зәйдуллина.

Бу тәртипнең срогы 2021 елның 1 мартына кадәр билгеләнгән. “Шушы датага кадәр планлаштырыла торган төзелеш, реконструкция һәм төзелеш тәмамлануы турында вәкаләтле органнарга хәбәр итү кирәкми”, - диде белгеч.

Тик бу законның шәхси торак йортлар төзелеше (ИЖС) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен каралган җир участокларына кагылмавы искәртелә. Мондый җирләрдә җирле органнарга алдан хәбәр итү тәртибе дәвам иттерелә.

“Шунысы мөһим: йорт 2018 елның 4 августына кадәр төзелгән булса да, җирле хакимияләргә төзелгән объект турында хәбәр итү мөмкинлеге бирелә. Шул рәвешле, мөстәкыйль төзелгән корылмалар законлы нигездә төзелгән дип саналачак. Моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләргә була”, - диде Зәйдуллина.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190806/

 

ФОТО: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев