Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Данил Садриев – елның иң яхшы спортчысы

Трамплинчы якташыбыз Данил Садриев республика буенча 2022 нче елның иң яхшы спортчысы дип танылды.

 

Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулап алуга ирешкән якташыбызны хәзер бөтен ил белә.

Һәр ел азагында була торган иң осталарны һәм алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы быел да читләтеп үтмәде. Күптән түгел  Идел буе спорт академиясендә ел дәвамында югары уңышларга ирешкән спортчыларны бүләкләү тантанасы булды.  Анда барлыгы 50 дән артык номинация тәкъдим ителде.

Республиканың иң яхшы спортчылары арасында  Лениногорскиның  Александр Звягинцев исемендәге чаңгы ярышлары һәм трамплиннан сикерү буенча олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Данил Садриев  үзенең дәрәҗәле урынын алды.

Узып баручы елның апрель аенда якташыбызны спорттагы зур казанышлары өчен, I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләгәннәр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев