Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы никахта озак еллар бергә яшәүче ир белән хатынга акча түләүләре хакында проектны хуплады

Бу хакта РИА Новости агентлыгы комитет рәисе Нина Останинага сылтама белән хәбәр итә.

Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты 20 һәм аннан күбрәк ел бергә яшәүче ныклы гаиләләргә түләүләр белән ярдәм күрсәтү турындагы закон проектын хуплаячак.

Элегрәк Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Думада гаилә корып, бергә озак гомер иткән россиялеләргә түләүләр турындагы закон проектын эшләп бетерүләре турында белдергән иде.

«Депутатлар тәкъдим иткән закон проекты кире кагылды, шуңа күрә хәзер яңа закон проекты тапшырылачак. Ул безнең комитетка эләгәчәк һәм без аны хуплаячакбыз. Закон проекты авторларына ярдәм итәргә кирәк һәм минем тарафтан алар ул ярдәмне тоячак», - дип хәбәр итте Останина.

Ул шулай ук әлеге проект идеясенә уңай каравын билгеләп үтте, чөнки озын гомерле никахтан да традиционрак һәм кыйммәтлерәк берни дә юк. Ә Гаилә елында бу закон проекты бик вакытлы һәм ул дәүләт хакимияте тарафыннан аерым игътибар таләп итә, диде Останина.

 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/duma-komitety-ozyn-gomerle-nikax-ocen-ir-belan-xatynga-tulaular-turynda-proektny-xuplady-5892133

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев