Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасында 1 сентябрьне укучыларның ата-аналары өчен ял көне итәргә тәкъдим иттеләр

Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьдә түләүле ял көне кертергә мөмкиннәр.

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев Белем көнендә РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында гаиләләргә ярдәм итү идеясен җиткерде.

«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен бәйрәм көне итик – аларга түләүле ял көне бирик», - дигән тәкъдимен җиткерде депутат.

Гусев сүзләренчә, закон проекты хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә. Ул шулай ук башка фракцияләрдәге коллегаларын да ата-аналарга артык стресс кичермичә генә балалары белән әлеге мөһим көнне үткәрергә ярдәм итәчәк инициативаны хупларга чакырды.

Депутат хәзерге вакытта күпләр үз хисабына ял алырга яки отпускны кулланырга мәҗбүр, чөнки барлык эш бирүчеләр дә кешенең хәленә керергә әзер түгел, дип өстәде.

«Без түләүле ял көненә хокукны закон нигезендә беркетергә тәкъдим итәбез», - дип сүзен төгәлләде Гусев.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: «Заман сулышы» сайтыннан, архив фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев