Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята

Фәндәс Сафиуллин – отставкадагы Совет армиясе полковнигы, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе.

Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин авыр хәлдә. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Халкыбызның иң мәшһүр улларының берсе, милләтпәрвәр шәхесебез Фәндәс ага Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аның, бу афәтне җиңеп, тизрәк аякка басуын телик!» — дип язган ул.

85 яшьлек Сафиуллинны хастаханәгә китерү сәбәбе турында хәбәр ителми.

Фәндәс Сафиуллин — отставкадагы Совет армиясе полковнигы, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев