Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Дүртаяклы дустым белән" фотоконкурсы җиңүчесе - Әминә Даутова

"Заман сулышы" сайтында "Дүртаяклы дустым белән" фотоконкурсы узды.

 

"Дүртаяклы дустым белән" конкурсында яраткан җанвар яки хайван белән бергә фотога төшәргә һәм редакциягә җибәрергә кирәк иде.

Сайтта фотоконкурс 1 нче июньнән башланды 13 нче июньгә кадәр дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында конкурска катнашырга дип 30 фото килде. Катнашучылар активлык күрсәтте, молодцы. Сезнең яраткан дүртаяклы дусларыгыз арасында песи, эт, сыер, ат, кәҗә бәтие дә бар иде. Дүртаялы дусларыбызны яратканыгыз фотолардан күренеп торды.

Фотолар туплангач, катнашучылар өчен тавыш бирү билгеләнде, 14 июньнән 26 июньгә кадәр барды.

Иң күп лайкны Урмышлы авылыннан Әминә Даутова җыйды. Аңа 209 кеше тавыш бирде. Әминә Карлыгач кушаматлы аты белән фото җибәргән иде. Бүген Әминә әнисе белән редакциягә килеп, бүләген алып китте. Әминәгә 5 яшь, хайваннарны, җанварларны бик ярата икән.  Молодец!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев