Ел башыннан Лениногорскида яшәүче 86 кешегә картлык буенча пенсия автомат режимда билгеләнде
2024 ел башыннан Лениногорскида яшәүче 86 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән.
Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.
Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, пенсия күләме турыдан-туры бәйле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булу мөһим.
Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхси счет торышы турында чыгарылмага заказ биреп тикшерергә мөмкин. Эшчәнлек турында белешмәләр тулы булмаган очракта, гражданнар,төшеп калган чор өчен стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документларны тапшырып, шәхси счетны корректировкалау турында гариза бирә алалар.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшь тулган ир-атлар чыга ала. 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри шарт булып тора.
Лениногорск Клиентлар хезмәте
фото: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев