Элемтә министрлыгы социаль челтәрләргә бушлай керү мөмкинлеге булдырырга планлаштыра
ЯҢАЛЫКЛАР

Элемтә министрлыгы социаль челтәрләргә бушлай керү мөмкинлеге булдырырга планлаштыра

РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы россиялеләр өчен социаль челтәрләргә, мессенджерларга һәм эзләнүләргә бушлай керү мөмкинлеген булдыруны кире какмый, шул ук вакытта операторлар өчен компенсацияләр механизмын эшләп чыгара. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта социаль әһәмиятле ресурслар: социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм эзләнүләр исемлеге тикшерелә.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев