Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эльвира Нәбиуллина: «Татфондбанкка акча салучылар яңа елга кадәр акчаларын алачак»

Матбугат конференциясе барышында Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятьне шәрехләде. «Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк,...

Матбугат конференциясе барышында Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятьне шәрехләде.

«Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, гадәттә Үзәк банк базарның аерым катнашучыларына карата фикерен белдереп тормый.

Соңгы хәбәрләргә караганда, "Татфондбанк"ка акча салганнарның иминият акчаларын "Ак Барс" банкы аша уздыру ихтималы бар.

Әлеге кредит оешмасы Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкның банк-агентлар сайлап алу буенча конкурсында катнашырга ниятли. Бу хакта "Ак Барс" банкы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев