ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте башлыгы итеп яңадан сайланды

Казанда «Татарстан-Яңа гасыр» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап – сайлау съезды узды.

Делегатлар бертавыштан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны хәрәкәтнең Югары Советы рәисе итеп сайладылар. Съездда шулай ук өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегатларга сәламләү сүзен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов юллады, текстны ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды. Республика башлыгы хәрәкәтнең Татарстанда җәмгыять бердәмлеген һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуга күпьеллык өлеш кертүен билгеләп үтте һәм активистларга системалы эшләре һәм социаль әһәмиятле инициативаларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Хәрәкәтнең узган өч елдагы эшчәнлеге турындагы хисап белән Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул хәрәкәт активистларының сайлау кампанияләрендә, СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, патриотик тәрбиядә, спортны үстерүдә, экологик инициативаларда һәм яшьләр белән системалы эшләүдә ролен билгеләп үтте.

Хисап чорында югары советның 11 утырышы һәм хәрәкәт Президиумының 12 утырышы булды. Төп юнәлеш Татарстан Дәүләт Советында «ТНВ» депутатлар төркеме белән хезмәттәшлек иде.

Съездда «Татарстан – Яңа гасыр»  Уставына үзгәрешләр кертү турында Карар кабул ителде, хәрәкәтнең Югары Советы һәм аның Президиумы әгъзалары сайланды. Югары Совет рәисе итеп бертавыштан Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

 


Нет комментариев