Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовка авылында традициягә кергән Раштуа чыршысы үтте

7 гыйнвар көнне мәдәният йортына авылдагы балалар да, авылда кунакта булган балалар да җыелды.

Театр түгәрәгенә йөрүче балалар чыгыш ясады. Аннары бергәләшеп уеннар уйнаганнар.

“Раштуа чыршысы бәйрәмендә лотерея дә оештырылды. Балалар бәйрәмдә күп катнашты, шунлыктан лотерея уены да кызыклы булды. Авыл чиркәве балалар өчен бүләкләр әзерләгән иде. Соңыннан тәмле күчтәнәч пакетларын таратып чыктылар. Балаларның күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр”, - дип сөйли Федотовка мәдәният йортыннан Людмила Афанасьева.

Раштуа һәр елның 7 нче гыйнварында үткәрелә.Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне хак юлга күндерү өчен Җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн. Раштуа алдыннан алты атна буена итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торалар, ягъни ураза тоталар. Ураза төгәлләнеп, Раштуага каршы төн – зур бәйрәм.  Раштуа көне тугач, өйгә итле ризыклар исе чыга башлый. Менә шуннан соң кунакка йөрешүләр, кич утырулар һәм уенннар, күңел ачулар башлана.

фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев