Федотовка үзешчәннәре Лениногорск картлар интернат-йортында милли йолаларын күрсәтеп мул табынлы бәйрәм ясады
Районыбызның Федотовка авылыннан “Аланлык” ансамбле Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат йортында Пасха бәйрәме уңаеннан килде.
Керәшен халкының күңеле һәм ачык йөзе сыман, аллы-гөлле милли киемнәр киеп, һәрберсе кочакларына сыешып бетә алмаслык күчтәнәчләрен күтәреп килеп кергәч, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр зур бәйрәм буласына куанып бетә алмадылар.
Бу очрашу Федотовка авылы җирлеге башлыгы Валентина Павлованың тырышлыгы белән мөмкин булган. Авыл мәдәният йортының үзешчән артистлары - “Аланлык” ансамбленә йөрүчеләр Валентина Ивановнаның тәкъдимен бердәм күтәреп алганнар.
Бәйрәм чарасын Пасха көннәренә туры китереп, куличлар, буялган-бизәкләнгән күкәйләр, зур бәлеш, төрледән –төрле пирогларны үз куллары белән пешереп, шуңа тагын бер кочак конфетлар да кушып, интернат-йортка килеп җиткәннәр.
Интернат йортта керәшен милләтеннән булган кешеләр күп, алар үз милли йолаларын, уеннарын күрүгә, җырларын тыңларга зарыгып торганнар. Бу концерт интернат-йортта яшәүчеләрнең барысын да үзенә тартып, җылы кочагына сыендыргандай булды.
Биредә яшәүчеләр җырларга кушылып җырладылар, гөрләтеп кул чаптылар. Соңыннан артистлар мул итеп табын кордылар, табын артында дини бәйрәмнең тарихы, интернат-йортта яшәүчеләрнең аны ничек әзерләнеп үткәрүләре, динле тормышта яшәү кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
фотолар: Исламия Галимова



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев