Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фән юлыннан атлаучы Вәлиевләр

Шәһәребез барлыкка килгән елда, айда дөньяга килгән игезәкләр алар - бертуган Рафаэль һәм Рамил Вәлиевләр. Лениногорск 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә алар да юбилейларын билгеләп үтә. Районыбызның Керкәле авылында туган булсалар да, балачаклары, үсмер еллары Иске Шөгердә узган, шуңа зур горурлык хисе белән "Без - Шөгердән" дип әйтә бертуганнар. Чкалов...

Шәһәребез барлыкка килгән елда, айда дөньяга килгән игезәкләр алар - бертуган Рафаэль һәм Рамил Вәлиевләр. Лениногорск 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә алар да юбилейларын билгеләп үтә.


Районыбызның Керкәле авылында туган булсалар да, балачаклары, үсмер еллары Иске Шөгердә узган, шуңа зур горурлык хисе белән "Без - Шөгердән" дип әйтә бертуганнар.
Чкалов урта мәктәбен тәмамлаганнан соң алар икесе дә башкалага юл тота, үз бе­лемнәре, көчләре белән Казан дәүләт университетына укырга керәләр, шунда ук аспирантурада укыйлар. Шул рәвешле фән дөньясына кереп китеп, зур үрләр яулауга ирешәләр. Икесе дә тарих фәннәре докторы, профессорлар. Аларның исемнәре бөтен республикага таныш.
Рафаэль Вәлиев утыз елдан артык республиканың Мәдәният министрлыгында хезмәт куйган, ун елдан артык министр урынбасары булып эшләгән кеше, хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сән­гать академиясендә проректор булып эш­ли. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия.
Рамил Вәлиевнең хезмәт биогра­фи­ясендә дә мәдәният министрлыгында эш­ләгән еллары бар, аннан дистә елдан артык ул Казан дәүләт университетында Көнчыгыш тарихы һәм мәдәнияты кафедрасын җитәкли, республиканың Министрлар Кабинетында югары һәм урта һөнәри белем идарәсе начальнигы булып эшли. Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе институты директоры вазифасын башкара. Бүгенге көндә "Хәтер китабы" редакциясе баш мөхәррире. Бик күп фәнни хезмәтләр авторы да ул.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 61 нче номер саныннан укый аласыз
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вэлиевлар