Галимнәр ир-атларга кан салуның куркыныч булуын ачыклаган
Йөкле хатыннар канын салу ир-атлар үлемен арттыруга китерә. Нидерланд медицина хезмәткәрләре йөкле хатыннар канын ир-атларга салу куркыныч дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта " РИА Новости" "JAMA" журналында басылган тикшеренүгә нигезләнеп яза. Тикшеренүләр 2005тән 2015 елга кадәр 30 мең пациент арасында алып барылган. Статистикадан күренгәнчә, ир-атларга йөкле хатыннар донор булган очракларда...
Йөкле хатыннар канын салу ир-атлар үлемен арттыруга китерә.
Нидерланд медицина хезмәткәрләре йөкле хатыннар канын ир-атларга салу куркыныч дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта " РИА Новости" "JAMA" журналында басылган тикшеренүгә нигезләнеп яза.
Тикшеренүләр 2005тән 2015 елга кадәр 30 мең пациент арасында алып барылган. Статистикадан күренгәнчә, ир-атларга йөкле хатыннар донор булган очракларда ир-атларның үлеме шактый еш булуы ачыкланган.
Галимнәр карындагы баланы саклаучы тәнчекләр ир-атларда көчле респиратор дистресс-синдром - үпкәләр ялкынсынуын китереп чыгара һәм ул үлемгә китерә, дип җиткерә.
Ышанычлы нәтиҗәләр алу өчен өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк, дип җиткерә белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев