Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Тукай елын ачтылар

Бөек шагыйрь истәлегенә.

Быел – 2026 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел була.

Лениногорскида Тукай исеме белән бәйле урыннар бар. Шәһәрдә бер урам аның исемен йөртә, шулай ук үзәк китапханә Г. Тукай исемен йөртә. Моннан тыш Г.Тукай һәйкәле  дә шәһәрнең үзәгендә урнашкан.

Үзәк китапханәдә Габдулла Тукай елын ачу чарасы узды. Танылган шагыйрь 27 ел гына яшәү дәверендә зур мирас калдырып киткән. Аның шигырьләре, әкиятләре – мәңгелек. Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен балачакта безнең әби-бабаларыбыз да укыган, әти-әниләребез дә яттан өйрәнгән. Шулар хакында үзәк китапханә директорының урынбасары Елена Афанасьева сөйләде. 

Ул үз чыгышында үзәк китапханәнең Тукай мирасын саклап, барлап һәм аны киләчәк буыннарга тапшырып эшләвен дәвам итә дип ассызыклады. 

Чарага килүчеләргә Габдулла Тукай турында видеофильм күрсәтелде. 

Театральләштерелгән күренешләр чараны тагын да ямьләндерде. 

Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яңгыратты. 

Чарада Тукай үзе дә катнашкан сыман булды, шагыйрь  образын 11нче гимназия укучысы Дамир Динекаев җанландырды. Дамир бик яхшы башкарды үз ролен. 

Соңыннан “Туган тел” җыры белән чараны тәмамладылар.

 

Фотолар: үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев