Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү көненә лениногорскилылар өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән

Җиңү көненә һава торышы да җылы, кояшлы иде.

Лениногорскиның үзәк мәйданы бүген гөр килеп торды. Хәрби парадтан соң бәйрәм чарасы монда - үзәк мәйданга күчте.

Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Сугыш еллары темасы җырлары, биюләре яңгырады. Театральләштерелгән күренеш тә бик матур килеп чыкты.

Балалар өчен карусельләр, батутлар, татлы мамык, попкорн куелган. Зур курчаклар балаларның кәефен күтәрде. Аква гримм да бик ошады. Ә ул шарларның нинди төслеләре генә юк! 

Шулай ук теләүчеләргә тир эшләде. Уенчыклар, кул эшләнмәләре саттылар.

Тәмле исләр чыгарып шашлык пеште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев