Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Дарья Антипова бокс буенча Россия беренчелегенең дүрт тапкыр җиңүчесе булды

Татарстан һәм Россия горурлыгы.

Краснодар шәһәрендә  яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Анда Россиянең 76 төбәгеннән 600 дән артык спортчы катнашты. Юниорлар 19 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә, шулай ук 17-18 яшьлек кызлар арасында көч сынаштылар.

Беренчелекне халыкара класслы спорт мастеры Николай Павлюков истәлегенә багышладылар. 

Якташыбыз Дарья Антипова үзенең осталыгын тагын бер кат исбатлады һәм 75 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль яулады. Бу җиңү аның өчен Россия беренчелегендә инде дүртенче җиңү булды. 

Чемпион титулына  Дарья ышанычлы итеп турнирны уздырды һәм финал бәйгесендә Кырым вәкиле Олесей Шенеманны судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән җиңде.

Дарьяны һәм аның тренеры – Артур Галиуллинны котлыйбыз!

 

фото: бокс клубыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев