Якташыбыз Людмила Аланлыны Яңа ел киче тамашасында күрә алачакбыз
ТНВ телеканалында
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Яңа ел төнендә күрсәтәсе җырлы тамашаны төшереп бетерде. Әлеге проектта Федотовка авылында туып-үскән талантлы якташыбыз, шагыйрә, үзешчән композитор, җырчы Людмила Аланлы катнашты.
Бу хакта редакциягә Людмила хәбәр итте.
Ул телевизион тамашада Зинаида Захарова сүзләренә язылган «Сөйгән ярыма» дип исемләнгән җырны башкарган. Шулай ук үзенең «Яңа елда» дигән шигырен дә укыган.
- Яңа ел киче тамашасында – Новогодний огонекта курсташым Илнур Ганиев һәм Радик Әхмәтшин белән катнаштык. Аларның икесе дә баянчы. Илнур белән Казан дәүләт педагогика университетының (хәзерге КФУ) музыка факультетында укыдык, ә Радик белән Лениногорск педагогия училищесында белем алдык , - ди Людмила.
ТНВ телеканалының яңа ел тамашасында Людмила Аланлының беренче тапкыр гына төшүе түгел. Моннан ике ел элек ул хыялын чынга ашырган иде. Әйе, Яңа ел бәйрәме чарасында төшү аның балачак хыялы булган.
“Әби-бабай белән үскәнлектән, алар гел ТНВ каналын карый иде, андагы музыкаль тапшырулардагы җырчыларны да белә идем. Без бәләкәй чакта да Яңа ел “огонек”лары күрсәтәләр иде бит. Кызыклы, могҗизалы итеп күренә иде ул тамаша-концертлар. Хәтта нишләп бу җырчылар Яңа ел кичендә җырлап торалар икән, өйләрендә каршыламыйлар микән Яңа елны дип уйлап, аптыраган чакларым да булды. Күңелем белән үземнең дә шунда буласы килә, матур концерт-тамашада катнашасым килә иде”, - дип сөйләгән иде ул чакта Людмила.
Хәзер 31 декабрь кичен генә көтәсе калды.
фотолар: Л.Аланлыдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев