Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ялтау авылы фермасындагы голштин токымлы Германия таналарының барысы да бозаулар китерде

Яз көне, март аенда Ялтау авылындагы фермага Германиядән голштин-фриз токымлы таналар кайтарылган иде.

 

Без бу хакта сайтта да, газетта да хәбәр иттек.

Хәзер шушы таналарның барысы да бозаулаган, барлыгы 188 баш бозау туган. Яңа туган бозаулар һәм “яшь әниләр” ветеринар табиблар контролендә тора.

-    Бозаулар туган вакытта аерым проблемалар килеп чыкмады. Хирургия алымнарын да кулланмадык. Бозауларның уртача тәүлеклек артымы – 735 грамм тәшкил итә. Сыерлар бозаулагач үз халәтләренә кайтты, ун көннән соң алар гомуми секциягә күчерелә, “карусель”дә савыла, - дип сөйли “Август-Лениногорск” җәмгыятенең баш ветеринар табибы Илсур Гиниятуллин.

Монда, ягъни Ялтау фермасында реконструкция үткәрелде, аннан Германиядән һәм Воронеждан таналар кайтартылды.  Германиядән кайткан таналар бозаулагач, икенче-өченче көннәрдә 35 литр сөт бирә, ә Воронеждан кайтканнар – 25-28 литр. Октябрь ахыры, ноябрь башы – соңгы таналар бозаулар китерәчәк.

Көн саен Ялтау фермасында уртача 16 тонна сөт җитештерелә.

Яшь бозаулар фотосына күз тимәсен дип карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев