Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Яңа Чыршылы авылында яңа сквер ачылачак

Авылда шатлыклы вакыйга

9 август көнне Яңа Чыршылы авылында Татарстан нефтен беренче ачучыларга багышланган сквер тантаналы рәвештә ачылачак.  Ачылу вакыты: 10.00 сәгатьтә

Быел юбилейлар елында – Лениногорск шәһәренең 70 еллыгы, “Лениногорскнефть” идарәсенең 80 еллыгы, “Татнефть” җәмгыятенең 75 еллыгында авыл халкы, тирә-як авыллар өчен һәм инде районыбыз өчен зур, шатлыклы вакыйга бу. 

Яңа Чыршылы авылында сквер төзү эшләре җәй айлары дәвамында алып барылды. Хәзер бик уңайлы, матур, заманча урын барлыкка килде. Сквер ачылгач, тулырак итеп сайтыбызда язырбыз. Безне күзәтеп, карап барыгыз.

Соңгы елларда Яңа Чыршылы авыл җирлегендә нефтьчеләр ярдәме белән эшләр башкарылды: әйтик, спорт мәйданчыгы ясалды, чишмә төзекләндерелде.

Яңа Чыршылы авылында 480нән артык кеше яши. Яңа Чыршылы авыл җирлегенә Вәли хуторы, Александровка, Горкино, Алешкино, Сергеевка, Кузайкино авыллары керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев