Яңа Иштирәк авылы балалары Тукай яшәгән чорга “кайтып килде”
Бөек шагыйрь иҗатын зурлап
Яңа Иштирәк мәдәният йортында бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай рухы – халык күңелендә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.
Чарада төрле яшьтәге балалар, 3 яшьтән 11 яшькә кадәргеләр - балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәп укучылары актив катнашкан. Программа барышында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы бай эчтәлекле презентация күрсәтелде.
Балалар шагыйрьнең балаларга атап язылган шигырьләрен сөйләгәннәр, аның сүзләренә язылган җырларны бергәләп башкарганнар.
«Кичәнең иң истә калырлык өлеше — Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү булды. Бу нәни артистлар өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә иде, шулай ук Тукай яшәгән чорга, аның дөньясына яңадан бер кайту да булды», – ди Яңа Иштирәк клубыннан Фәридә Зәкиева.
Фото: Яңа Иштирәк мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев