Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңартылган тарих дәреслекләре яңа уку елы башланганчы сынап каралачак

Тарих буенча яңа бердәм дәреслекләрне әзерләү һәм апробацияләүне быелның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Ихтыяҗны төбәкләр билгели һәм РФ субъектларының мәгариф өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары белән бергә мәктәпләрне дәреслекләр белән кирәкле күләмдә тәэмин итү чаралары күреләчәк», – дип өстәделәр ведомствода.

Мәктәп укытучылары да методик ярдәм алачак һәм мәгариф министрлыгы академиясе базасында квалификация күтәрү программалары белән танышачаклар. Алар быел һәм киләсе елда өстәмә әзерлек узачак.

Мәгариф министрлыгында 11 сыйныфлар өчен яңартылган тарих дәреслегенә 2014 елда Украинада дәүләт борылышы, Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүе, Донбасс буенча Минск килешүләре, махсус хәрби операция, шулай ук АКШ һәм Европа Берлеге тарафыннан Россиягә каршы санкцияләр кертү һәм аларның нәтиҗәләре кебек темалар керүен искәрттеләр.

Узган елның декабрь башында РФ Президенты Владимир Путин тарих һәм җәмгыять белеме буенча яңа мәктәп дәреслекләре булдыруны гомум илкүләм әһәмияткә ия мәсьәлә дип атады.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев