Яшь йолдызчык Ясминәгә берьюлы ике уңыш елмайды
Ясминә Шәмсетдинова - талантлы кыз.
Ясминә Мәдәният сараенда "Барби" вокал шоу-группасына да йөри. Аның җитәкчесе - Илсөяр Федюкевич.
Аңа җырлау сәләте бирелгән. Ясминәнең конкурс-бәйгеләрдән, фестивальләрдән уңышлары шактый. Менә күптән түгел ике уңыш берьюлы елмайды.
Лениногорск Мәдәният сарае хәбәр иткәнчә, Казанда «Сандугач-Соловей» XI Халыкара вокалчылар конкурсы үтте. Ясминә әлеге бәйгедә 2нче урын алды.
Башкалада «Наследие России» Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр, зурлар фестивале-конкурсында яшь йолдызчык Ясминә 1 дәрәҗә Лауреат булды.
Чыганак: Мәдәният сарае https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_9724
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев