Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь лениногорскилыларга РФ Конституциясе көнендә паспортлар тапшырдылар (+ фотолар)

Паспорт кеше гомерендәге иң мөһим документларның берсе ул. Паспорт шәхесне раслаучы документ.

 

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 15 яшь гражданга тормышларындагы мөһим документ - паспорт тапшырылды. Яшь лениногорскилыларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, дуслары килгән иде.

Аларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. "Паспорт тапшыруны менә шулай тантаналы төстә үткәрү бездә матур традициягә керде. Ә бүген бигрәк тә әһәмиятле көн. Россия Федерациясе Конституциясе көне.  Сез хәзер  илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез. Мәктәптә тырышып укып, аннан киләчәккә һөнәр алып, зур уңышларга ирешегез", - диде ул.

Яшь гражданнарга паспорт белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова ЗАГСтан гаилә хокукларына кагылышлы китаплар да тапшырды.

2нче мәктәпнең 8нче сыйныфында укучы Карина Габидуллина өчен иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. "Шундый матур бинага чакырып, тантаналы төстә паспорт тапшыру  - минем өчен горурлык. Мин паспортны шулай тантаналы рәвештә алырмын дип уйламаган идем. Бик шатландым. Ике классташым да бүген биредә, паспорт алдылар", - ди. Аның сөенечен уртаклашырга әтисе белән әнисе дә килгән иде.  "Кызыбызга бары уңышлар, бәхет телибез", - ди алар.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев