Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Игезәк малайларга Лениногорск ЗАГСында исем кушу тантанасы узды

Селеверстовлар гаиләсендә туган игезәк пар - быел Лениногорскида беренче туган игезәкләр.

ЗАГС бүлегендә аларга исем кушу тантанасы узды. Малайларга   Назар һәм Захар исемнәре куштылар.

Денис Михайлович һәм Галина Валерьевна Селеверстовлар гаиләсендә яңа туган сабыйлар -  өченче һәм дүртенче бала.

Әлеге истәлекле вакыйга белән гаиләне котларга Лениногорск  башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена,  «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре  Храмов Игорь, банк вәкиле -  Кәшәфетдинова Зөлфия һәм  балалар кибете җитәкчесе Хәмидуллина Гөлшат килде.

Селеверстовлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр, сертификатлар, чәчәкләр тапшырдылар. Кунаклар тарафыннан  иң зур теләк - сәламәтлек, игезәкләрне зур итеп үстерү өчен күп көч һәм энергия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев