Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Июньнән балаларга пособие түләү графигы үзгәрә

Июнь аеннан Россиядә балаларга пособиеләр түләү графигы өлешчә үзгәрә.

Элек төбәкләрдә ул төрле срокларда башкарылган булса, үзгәрешләрдән соң барлык субъектлар өчен бердәм көндә килә башлаячак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетындагы дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән Прайм агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, ана капиталы һәм бердәм балалар пособиесе акчаларын түләү даталары үзгәрәчәк. Беренчесе 5 июньгә, икенчесе 8 июньгә билгеләнә. Почта аша җибәргәндә, килү датасы почта бүлекчәсе эшенә бәйле булачак, дип билгеләп үтте белгеч.

1 гыйнвардан Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча бердәм балалар пособиесе түләнә башлады. Ул өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына түләнә торган берничә түләүне берләштерде.

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев