«Илһам бүләк итә гүзәл яз»: Лениногорскида үзәк китапханәдә әдәби-музыкаль кичә узды (+фотолар)
Шигърият дулкынында.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә җирле шагыйрь-шагыйрәләр, җырчылар, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында “Илһам бүләк итә гүзәл яз” дигән чара узды.
Апрель ае “Чишмә”леләр өчен үзгә ай. Апрель җиһанга җылылык, якты кояш алып килсә, “Чишмә” берләшмәсенә рухи яңарыш, рухи канатлану, язгы күңел күтәренкелеге алып килә. Алар апрель аена, яз аена багышлап махсус шигырьләр иҗат итәләр.
Китапханәдә узган чарада “Чишмә” берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре яңа шигырьләрен укыдылар. Әнә алар каләм очыннан төшкән берсеннән-берсе матур шигырьләрен тамашачыларга, яшь буынга ишеттерделәр.
Чарада Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Равил Сабыр, шәһәр һәм район ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова, 11нче гимназия укучылары, гимназия укытучылары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Әлмәт кунагы – Равил Сабыр “Чишмә”леләргә К.Булатованың яңа чыккан “Сөю кыйссасы” дигән китапларын бүлк итеп алып килгән иде, ул шуларны тапшырды. Әйтергә кирәк, танылган шагыйрә Клара Булатова белән Лениногорскиның “Чишмә” берләшмәсе тыгыз хезмәттәшлек итте, алар Клара апаны һәрвакыт хөрмәтләделәр, шагыйрәнең Лениногорскига да килгәне булды. Безнекеләр Клара апа янына да һәрдаим бардылар. Кызганыч, Клара апа гына мәңгелеккә китеп барды.
Сәламләү чыгышында Равил Сабыр Лениногорскидагы “Чишмә” берләшмәсенең эшчәнлеген уңай яктан телгә алды, көньяк-көнчыгыштагы башка берләшмәләргә дә сезне үрнәк итеп куябыз, диде. “Бу төбәктә актив иҗат эше алып баручы берничә генә берләшмә бар: Әлмәттә, Азнакайда һәм сездә”, - диде ул.
11нче гимназиянең «Чишмәкәй» түгәрәгенә йөрүче кызлар җитәкчеләре Венера Сәмигуллина белән берлектә килгәннәр иде, кызлар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр.
Шигырьләр белән беррәттән җырлар да яңгырады. Аларны шагыйрә, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия иясе Гөләндәм Кәбирова, Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова башкардылар.
Әйтергә кирәк, Ләйсән якташ шагыйрь һәм композиторлар җырларын башкарды, Гөләндәм ханым да үзе көй язган җырларын ишеттерде. Ул да якташ шагыйрьләрне таныту буенча эш алып бара, аларның сүзләренә көй яза.
“Чишмә”леләр: Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Әлфия Сөләйманова, Илсөяр Салахова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Саҗидә Мансурова, Әлфия Сенжапова, Гөлназ Фәйзуллова, Гүзәл Хәлфиева, Фәридә Әхмәтшина шигырьләрен яңгыраттылар.
Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова 18 апрельдә ветераннар советы бинасында “Әдәби кунакханә” клубының ачык утырышы булачагын хәбәр итте, анда “Чишмә” берләшмәсен кунакка чакырдык, диде.
Чараны алып бардылар: Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм Гүзәл Падюкова.
Розалия Мостафина фотолары
фотолар түбәндә «Галерея» бүлегендә





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев