Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова концертка ачыклык кертә

Белгәнегезчә, якташ җырчыбыз Илсөянең әтисе - Ядъкәр абый вафат булды. Җырчы инстаграм битендә соңгы юлга озатучыларга рәхмәт сүзләре әйтә.

 

 19 августта Иске Шөгердә "Авыл бәйрәме" узарга тиеш иде. Илсөя ул концертның кичектерелүе турында яза. Менә ни ди ул:

«Сыный язмыш ... Әтине дә соңгы юлга озаттык. Кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, авылдашларга, дусларга, коллегаларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бик ераклардан кайтучылар, әтине зиратка кадәр күтәреп баручы коллегалар, дуслар ... Ходай зурласын барыгызны да.

Әтине сабый баладай тәрбияләгән Люция апама, Альберт җизнәмә аерым зур рәхмәт.


Быел 19 августта "Авыл бәйрәмен" зурлап үткәрәсе килгән иде. Күңел бәйрәмчә түгел. Бәйрәм киләсе ел җәенә кичектерелә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек телим ".

ФОТО: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев