«Ирония судьбы» фильмы йолдызы  вафат
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ирония судьбы» фильмы йолдызы вафат

РСФСРның халык артисты, «Ирония судьбы» фильмы йолдызы Андрей Мягков 82 яшендә вафат булды.

 

Үлемнең сәбәбе хәбәр ителми. Актер белән хушлашу урыны һәм вакыты әлегә билгеле түгел.

Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. 1960 елда МХАТ мәктәбен тәмамлый һәм «Современник» театрында хезмәт итә башлый. 1965 елда Мягков беренче тапкыр кинода төшә. Ул Алиса Фрейндлих белән бергә Элем Климовның «Похождения зубного врача» комедия фильмында төп рольне башкара.

http://www.sahne.ru/news/xeberler/legendar-artist-andrey-myagkov-vafat

 


Нет комментариев