Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 8 октябрьдә, Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һәм төнлә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәячәк. Республиканың аерым районнарында аның тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/07/173000/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев