Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары экоквестта катнашты

Иске Иштирәк мәктәбендә экология юнәлеше буенча күләмле эш алып баралар, биредә «Яшь урманчылар» түгәрәге эшли.

Иске Иштирәк мәктәбе хәбәр иткәнчә,  Лениногорск урманчылыгы инженеры Елена Тихонова һәм Иске Куак урманчылык участогы начальнигы Рамил Әюпов һәм Иске Иштирәк мәктәбенең биология укытучысы Рушания Галяветдинова белән берлектә укучылар өчен "Эквест" интеллектуаль уены уздырды.

Уенда 4 команда катнашты: "Экокласс", "Экодуслар", "Экоиптәшләр", "Экосборники". "Экология" терминының асылын ачыкладылар, хәзерге вакытта экологиянең төп проблемалары турында фикер алыштылар.

Балаларга биология һәм экология өлкәсендә белем дәрәҗәсен тикшерергә генә түгел, әдәби әсәрләрне искә төшерергә дә мөмкинлек бирүче сораулар тәкъдим ителде, ул әдәби әсәрләрнең геройлары - хайваннар иде.

Җавап биргәндә зирәклек һәм тапкырлык, стандарт булмаган фикер йөртү осталыгы таләп иткән җаваплар аеруча да кызык булып тоелды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

 

фотолар: https://vk.com/public211982589

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев