Иске Иштирәк мәктәбе укучылары – тимурчылык эшендә
Олыларга ярдәм итү – мәрхәмәт, рәхимлелек күрсәтү.
Иске Иштирәк мәктәбенең 7нче сыйныфы класс җитәкчесе Рушания Галяутдинова белән берлектә авылдагы хезмәт ветераннарына тимурчылык ярдәме күрсәтте. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
Люция Хәлилова һәм Рәисә Хәбибуллинага барып, аларның йорттагы, капка төбендәге карны чистарттылар.
“Укучылар тырышып эшләде.Әбиләр укучылар эшеннән канәгать калды. Олы кешегә хәтта игътибар итү дә җитә”, - дип яза мәктәп сайты.
фото: https://edu.tatar.ru/l-gorsk/lens/st-ish/det
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев