Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенә “Үсеш ноктасы” үзәгенә беренче ярдәм күрсәтү буенча кирәкле җиһаз кайтты

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Иске Иштирәк мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге 2020 елдан бирле эшли. Мәктәптә информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре заманча җиһазлар белән үтә.

Күптән түгел үзәк өчен яңа җиһаз – медицина шиннарының яңа төрләре кайткан.

"Куркынычсызлык мәктәбе" түгәрәгендә укучылар яңа төр шиннар белән эшләргә өйрәнгәннәр: аякларын һәм кулларын бәйләп караганнар.

Өстәмә белем бирү педагогы Рушания Галәветдинова тарафыннан беренче ярдәм күрсәтү ысуллары гади һәм аңлаешлы итеп аңлатылды.

Балаларның нәрсә эшләргә кирәклеген генә түгел, ә ни өчен шулай эшләргә кирәк икәнен аңлау мөһим.

 

фотолар: Иске Иштирәк мәктәбе сайты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев