Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбендә «Тере классика» конкурсының мәктәп этабы җиңүчеләре билгеле булды

«Тере классика» яшь шигырь укучылар бәйгесе ул.

Иске Иштирәк мәктәбендә “Тере классика – 2026” яшь шигырь укучылар Бөтенроссия конкурсының мәктәп этабы үтте.

Конкурста 2 – 9 сыйныф укучылары катнашты, дип хәбәр итә мәктәп. Укучылар рус һәм чит ил әдәбиятының проза әсәрләрен декламацияләү осталыкларын күрсәттеләр.

Жюри составында татар теле укытучысы Мөнирә Хаҗипова һәм биология укытучысы Рушания Галәветдинова иде. Аларга иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады.

Конкурс җиңүчеләре:
- Мортазина Рузиля, 9нчы сыйныф;
- Мортазина Рәзинә,  8нче сыйныф

“Приз зрительских симпатий” – “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә  Ерматов Тимур, Низамов Рузиль, Галимова Әмирә, Бекчурин Хәлил, Мәҗитова Диләрә билгеләп үтелде. 

 

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев